«Шәфкать» үзәге психологы йөкле хатын-кызлар белән дәрес үткәрде

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

9 июньдә «Бәхетле аналык чоры» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Тукай үзәк район хастаханәсе базасында йөкле хатын-кызларны үз-үзләрен җайга салу ысулларына өйрәтү буенча гамәли дәрес узды. Чараны Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова үткәрде.

Дәрестә катнашучылар белән нерв-психик киеренкелекне һәм арыганлыкны бетерү өчен төрле күнегүләр һәм техникалар үткәрделәр, йөклелек вакытында үз-үзеңне җайга салу алымнарына өйрәттеләр. Чарада барлыгы сигез йөкле хатын-кыз катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International