Кичә, 8 июнь көнне, Мамадыш районы мәдәният йортында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин һәм муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов котладылар.
Бу көнне социаль хезмәткәрләр адресына һөнәри осталыклары һәм эшкә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Мәдәният йорты артистлары бәйрәм кунакларын концерт номерлары белән сөендерделәр.
.jpg)