Республика моношәһәрләрендәге эшсезлек дәрәҗәсе турында

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 139 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 84 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Кама Аланы шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 9 июненә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 443, 448, 65 һәм 200 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Яр Чаллыда (+22) һәм Чистайда күзәтелә (+30).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International