2021 елның 9 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 21 271 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 287 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,06 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 59 582 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 026 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,36 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 709 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 43 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.