Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин эш визиты белән Кукмара районында булды. Социаль хезмәткәр көне уңаеннан Министрлык вәкиле тармак белгечләренә ведомство бүләкләрен тапшырды.
