Социаль хезмәткәр көне уңаеннан «Бердәм Россия» партиясе «Социаль хезмәткәр белән бер көн» акциясен башлап җибәрде. Партия әгъзалары социаль хезмәткәрләр белән бергә карамактагыларны урап узуда катнашалар. Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова хезмәт ветераны, I төркем инвалид Эльмира Федоровна Ляпинада булды.
Парламентарий ветеран белән аралашты һәм азык-төлек тапшырды, аның нинди дә булса ярдәмгә мохтаҗ булу-булмавын ачыклады.
«Социаль яклау органнарында очраклы кешеләр булмый. Битараф булмаган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен җан атып торучы кешеләр, бу эшкә бер тапкыр эләгеп, аңа үз йөрәген һәм тормышын тулысынча багышлый. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә», – диде депутат.