Шушы көннәрдә Казанның социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләре янгын сүндерү бүлегендә экскурсиядә булып кайттылар. Әлеге чараны Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы һәм «Светлячок» гаилә ярдәме үзәге оештырды.
Кунакларны янгын часте начальнигы Юрий Раков каршы алды. Ул гаиләләргә Россиядә янгын сүндерү бүлекчәләре барлыкка килү тарихы, янгын сүндерү буенча заманча ысуллар, саклану чаралары турында сөйләде. Аерым игътибар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә бирелде.
Балалар янгын часте хезмәткәрләренең ничек эшләүләрен белделәр, уку сыйныфында, махсус техника гаражында булдылар, гражданнардан шалтыратулар килә торган идарә пультын күрделәр.
Ата-аналар фикеренчә, мондый экскурсияләр яшүсмерләр өчен бик мөһим, чөнки алар булачак һөнәрләрен сайларга тиеш.