«Ышаныч» үзәгендә хезмәт алучыларның туганнарын карау кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам итәләр

2021 елның 8 июне, сишәмбе

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт алучыларның туганнарын өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау кагыйдәләренә өйрәтү буенча дәресләр дәвам итә. Өйдә чираттагы дәресне шәфкать туташы Любовь Оспищева үткәрде.

Белгеч кинестетика һәм биомеханика кагыйдәләрен аңлатты, алар хәрәкәтсез кешене урын өстендә күчерүне җиңеләйтә. Шулай ук белгеч подгузникларны, урын-җир кирәк-яракларын һәм киемне ничек дөрес һәм куркынычсыз итеп алыштырырга кирәклеген күрсәтте, өй шартларында карауга кагылышлы барлык сорауларга җавап бирде.

Караучы кеше барын да дөрес эшлим дип санаса да, аркасына зыян салган. Дәрестә ул белгеч артыннан барлык манипуляцияләрне дә кабатлады, шул ук вакытта аркасында бернинди уңайсызлыклар да сизмәде.

Дәрестә катнашучы ханым мондый дәресләрнең әһәмиятен ассызыклады һәм өйдә белем алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International