Зәй районында Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Бүген Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә социаль хезмәткәрләр һәм Зәй районының социаль өлкә хезмәткәрләре, шулай ук тармак ветераннары җыелдылар.

Социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов котлады. Үзенең чыгышында ул социаль эшнең мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте. Район башлыгы социаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләренә республика бүләкләре, рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырды.

Шалай ук хезмәттәшләрен һәм тармак ветераннарын район социаль яклау бүлеге начальнигы Эльмира Хуҗина да котлады. «Энергетик» мәдәният йорты артистлары бәйрәм кунакларын музыкаль номерлар белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International