7 июнь көнне Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Россия көненә багышланган чара уздырдылар.
Балаларны дәүләт бәйрәме тарихы белән таныштырдылар, дәүләт символлары һәм аларның әһәмияте турында сөйләделәр. Шулай ук балалар Россия Федерациясе гимнын башкардылар, тематик викторинада катнаштылар һәм дәүләт флагы формасындагы аппликация ясадылар.
Чара гражданлык һәм патриотлык, җаваплылык хисен формалаштыруга, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.