Э. Ә. Зарипова Тәтеш интернат-йорты коллективын бәйрәм белән котлады

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Бүген, Социаль хезмәткәр көнендә, Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте. Ведомство җитәкчесе интернат-йорт коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Үзенең котлавында Эльмира Зарипова социаль хезмәткәр эшенең әһәмиятен һәм мөһимлеген билгеләп үтте һәм учреждение хезмәткәрләренең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул тармак хезмәткәрләренә тырышлыклары һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде, аларга нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International