«Гармония» үзәге белгечләре балалар Сабантуе үткәрделәр

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Узган атнада Нурлат муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балалар Сабантуе үткәрделәр. Чара Иске Чаллы авылында узды.

Бәйрәмдә социаль хезмәт алучы мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Төрле эстафеталарда, спорт ярышларында һәм интеллектуаль конкурсларда катнашып, балалар җитезлек, зирәклек һәм көч күрсәттеләр. Тырышлыклары өчен алар татлы бүләкләр алдылар.

Чара күңел ачу өчен генә уздырылмады. Сабантуй баланы рухи-әхлакый яктан үстерүгә, үз халкыңа һәм аның гореф-гадәтләренә карата горурлык хисе формалаштыруга да ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International