Социаль хезмәт алучылар хәйрия экскурсиясендә булдылар

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

3 июнь көнне Казан шәһәре Совет районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм «Светлячок» гаилә ярдәме үзәге социаль хезмәт алучы һәм балигъ булмаган балалары булган гаиләләр өчен хәйрия экскурсиясе оештырдылар. Казанлылар Кабан күлендәге көймәләрдә һәм катамараннарда йөзделәр.

Мондый гадәти булмаган экскурсия – балалар өчен чын бүләк һәм уртак вакыт үткәрүнең күңелле формасы. Су сәяхәте вакытында катнашучылар табигатьнең матурлыгына сокландылар, күлдә яшәүче кошларны күзәттеләр, аларны ашаттылар. Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International