«Өмет» комплекслы үзәгендә көндезге төркем өчен квест үткәрделәр

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Кайбыч районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге төркемдә катнашучылар өчен квест оештырдылар.

Чара «Дубрава» ял паркында узды, анда спорт тренажерлары белән җиһазландырылган балалар мәйданчыгы бар. Уен биремнәре спорт белән кызыксынуны үстерүгә, сәламәт һәм актив яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән иде. Социаль хезмәт алучылар конкурсларда, эстафеталарда, уеннарда бик теләп катнаштылар, күтәренке кәеф алдылар.

Дусларча очрашу саф һавада тәм-томнар белән чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International