14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны җәйге каникулларда һәм укудан буш вакытларында вакытлыча эшкә урнаштыру эшен оештыру – халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе.
Эшкә урнаштырганда өстенлекләр социаль яклауга аеруча мохтаҗ балигъ булмаган балаларга һәм риск төркеменә керүче яшүсмерләргә бирелә. Аларга, беренче чиратта, түбәндәгеләр керә:
- социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар;
- социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә торучы балалар;
- ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар;
- эшсез гражданнар гаиләләрендәге, тулы булмаган, күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрдәге яшүсмерләр;
- балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрдә исәптә торучы, тәрбия колонияләреннән азат ителгән яки махсус укыту-тәрбия учреждениеләрен тәмамлаган яшүсмерләр;
- суд карары буенча җәза үтүче балигъ булмаганнар.
2021 елның гыйнвар-апрель айларында социаль яклауга аеруча мохтаҗ 38 яшүсмер эшкә урнаштырылган.
Моннан тыш, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы алдында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрдә исәптә торучы яшүсмерләрне эш белән тәэмин итү бурычы тора. Әйтик, 1 кварталда республиканың мәшгульлек хезмәте органнарына шундый 66 яшүсмер мөрәҗәгать итте, аларның 58 эшкә урнаштырылган.
Балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре һәм эш бирүчеләр тарафыннан төзелә торган шартнамә нигезендә башкарыла. Хәзерге вакытта мондый килешүләр Татарстанның 16 муниципаль берәмлегендә 44 эш бирүче белән төзелгән. Якын арада балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыруга республиканың тагын 503 эш бирүчесен җәлеп итү планлаштырыла.