Республикада яшьләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буш эш урыннарына да, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасының максатчан чаралары кысаларында да эшкә урнаштыру юлы белән гамәлгә ашырыла. Ел саен мәшгульлек хезмәте органнары тарафыннан 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны җәйге каникулларда һәм укудан буш вакытларында вакытлыча эшкә урнаштыру эше оештырыла.
Кагыйдә буларак, җәйге чорда вакытлыча эшкә урнашуда ел саен уртача 10 меңнән артык яшүсмер катнаша. Узган ел бу эшкә COVID-19 белән бәйле чикләүләр төзәтмәләр кертте. Әйтик, 2020 елда барлыгы 7 324 яшүсмер эшкә урнаштырылган, бу 2019 ел күрсәткеченнән 46 % ка кимрәк.
2021 елның 4 аенда 881 яшүсмер эшкә урнаштырылган инде. Ел ахырына барлыгы 14 525 яшүсмерне эш белән тәэмин итү планлаштырыла.
Балалар катнаша торган төп эш төрләре:
- мәктәпләрне, спорт мәйданчыкларын ремонтлау һәм төзекләндерү буенча ярдәмче эшләр;
- шәһәрләрне һәм торак пунктларны төзекләндерү һәм яшелләндерү;
- экологик эшләр (сулыклар, урманнар ярларын, юл буе урман юлларын чүп-чардан чистарту);
- авыл хуҗалыгында ярдәмче эшләр;
- сәнәгать предприятиеләрендә, зоопаркта ярдәмче эшләр;
- мәдәният һәйкәлләрен, мемориалларны тиешле тәртиптә тоту белән бәйле эшләр һ. б.