Тәҗрибә уртаклашу: Министрлыкта Якутия кунакларын кабул иттеләр

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

7-11 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында Якутия көннәре уза. Делегация составында Казанга Саха Республикасының Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгы вәкилләре дә килде.

Бүген Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында түгәрәк өстәл узды. Ведомство җитәкчелеге Саха Республикасы (Якутия) хезмәт һәм социаль үсеш министры Елена Волкова һәм социаль хезмәт күрсәтү системасының комплекслы үсеш департаменты җитәкчесе Мария Корякина белән очрашты.

Түгәрәк өстәл кысаларында Татарстанда гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, балалы гаиләләргә, инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү, шулай ук социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсе турында фикер алыштылар. Кунаклар Татарстан кебек уңышлы төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашуның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International