Тольяттида узган WorldSkills Russia Беренче Милли Чемпионатында Татарстанның җыелма командасы 4 призлы урын яулады

2013 елның 6 мае, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Самара өлкәсендә WorldSkills Russia Беренче Милли Чемпионаты булып үтте. Татарстан данын биредә хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган белгечлекләр үзләштерүче 14 егет-кыз яклады.
Чемпионатны һәркем ярышларның сайтыннан он-лайн режимда күзәтә алды. Әйтергә кирәк, әлеге чемпионат балаларның һөнәри осталыкларын күрсәтү урыны гына түгел, ә бәлки тармакның бик күп авырткан сораулары буенча фикер алышу урыны да иде. Чемпионат кысаларында үткәрелгән түгәрәк өстәл шуңа мисал булып тора. Бу көнне эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру хакында, ә икенче көнне исә хезмәтне саклау кебек бик мөһим проблема хакында да сөйләштеләр.
Ярышларга килгәндә, алар 23 номинация буенча узды. Татарстан командасы шуларның 8 дә катнашты. 4 егет-кызыбызга бәхет елмайды дисәң дә хак була, алар 2 алтын, 2 бронза медальгә лаек дип табылдылар.
“Парикмахер эше” номинациясендә Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә белем алучы Виталина Мардарьевага тиңнәр булмады. “Эретеп ябыштыру”да исә беренчелекне Яр Чаллының политехник көллиятендә белем алучы Фәнис Фәтхуллин яулады.
«Автомеханика/ автомобильләрремонты» номинациясендә 3 нче урын Түбән кама авыл хуҗалыгы көллиятендә укучы Андрей Казаньковка бирелде.
Тагын бер 3 урын Казанның төзелеш көллиятеннән Рәдиф Ибраевта калды.
Барлык җиңүчеләр дә истәлекле призлар, диплом һәм медалльләр белән бүләкләнде.
 
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International