Менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркемдә Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы һәм психологы «Куркынычсызлык коридоры» дигән тренинг дәресе уздырдылар. Чараның максаты суицидка тискәре караш формалаштыру иде.
Дәрестә балалар суицидаль тотыш билгеләрен танып белергә өйрәнделәр, үз проблемалары турында сөйләделәр, белгечләр белән бергә аларны чишү юлларын билгеләделәр. Очрашу үз-үзеңә ышаныч һәм тормыш авырлыкларын җиңүгә уңай караш формалаштыруга ярдәм итте.
Дәрес ахырында катнашучылар бер-берсенә һава шарлары бүләк иттеләр һәм «Сыр манарасы» уены уйнадылар.