Бүген Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Әлеге чарага эшсез һәм эш эзләүчеләр арасыннан 79 кеше килгән иде.
Шәһәр һәм районның 11 предприятиесе һәм оешмасы кадрлар хезмәте вәкилләре 84 вакансия тәкъдим итте, алар арасында: товар белгече, комплектлаучы, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, механик җыю эшләре слесаре, автомобиль йөртүче, ташчы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, токарь, почтальон, элемтә операторы, бүлек башлыгы, сатып алулар буенча менеджер, кадрлар буенча белгеч һ. б.
Ярминкәгә килүчеләр эш бирүчеләр белән әңгәмә узып, булган вакансияләр урынына үз кандидатураларын тәкъдим итә, буш эш урыннары турында мәгълүмат белән таныша, хезмәт законнары, һөнәри белем һәм өстәмә белем бирү, эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алдылар.