2 июнь көнне Чистай районы Олы Талкыш авыл җирлегенең «Сударушка» фольклор коллективы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен рус җыры бәйрәме оештырды.
Өлкән кешеләр иҗади кунакларга бик шат иде, пандемия аркасында алар белән очрашулар, кызганычка каршы, сирәгәйде. «Сударушка» коллективы оештырган концерт чын бәйрәмгә әверелде. Өлкәннәр артистларны көчле алкышлар белән каршы алдылар, аларга кушылып биеделәр.
Интернат-йорт коллективы һәм яшәүчеләр фольклор ансамбленә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.