«Туган кешеләр» клубы эше кысаларында 3 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Матрицадан чыгу» дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән алты ата-ана катнашты.
Дәрес бәйле мөнәсәбәтләрне профилактикалауга юнәлтелгән иде. Чараның мәгълүмати өлешендә психолог катнашучыларны дисфункцияле гаиләләрдә өлкәннәр һәм балалар уйный торган рольләр белән таныштырды. Тест узганнан соң, күп кенә катнашучылар үзләрендә теге яки бу рольләрнең билгеләрен таптылар. Игътибарны үз үпкәләреңнән якын кешеләрнең ихтыяҗларына юнәлтү өчен психолог ата-аналарга берничә күнегү башкарырга тәкъдим итте.
Дәрес ахырында барлык катнашучылар да «Карпманның драматик өчпочмагы» дигән белешмәлек алдылар.