3 нче июнь көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы төркемле дәресе узды. Укытучы Ф. Р. Шәйхетдинова социаль хезмәткәрләргә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карауны ничек оештыру турында сөйләде.
Дәресләр өчен кабинет тулысынча кече тернәкләндерү чаралары белән җиһазландырылган, бу укуны тагын да нәтиҗәлерәк итә.
Дәрестә тыңлаучылар теоретик өлешне өйрәнделәр, өйрәнелгән материалны практикада ныгыттылар. Алган белемнәрен социаль хезмәткәрләр алга таба үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә яки тулысынча югалткан өлкән яшьтәге гражданнарны карау эшендә кулланалар.
