Балтачның "Наз" үзәге карамагындагы өлкәннәр өчен социаль яклау органнары вәкилләре белән очрашу оештырдылар

2013 елның 6 мае, дүшәмбе
Балтачның “Наз” халыкка социаль  хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тыл хезмәтчәннәре   районның социаль яклау органы һәм Пенсия фонды вәкилләре белән очраштылар.
Социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина өлкәннәрне үзәк эшчәнлеге белән таныштырды, район күләмендә үткәрелүче Җиңү көненә багышланган чаралар хакында сөйләп китте.
Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга тәфсилле, тулы җаваплар алдылар. Алар белән өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Әнисә Хәйруллина һәм Пенсия фонды юристы Фәридә Мөммәтҗанова да әңгәмә кордылар.
Чара ахырында өлкәннәргә тәмле күчтәнәчләр өләшенде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International