Традиция буенча июнь аеның беренче көннәрендә Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган төрле чаралар уза. Бу елны да тармак белгечләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм концертлары, акцияләр, мастер-класслар һәм танып-белү әңгәмәләре үткәрделәр.
Мәсәлән, Менделеевск районы «Өмет яры» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар. Чарада социаль хезмәт алучы 16 балигъ булмаган бала катнашты.
Түбән Кама районында бәйрәм чарасын «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре һәм «Преттль-НК» ҖЧҖ хезмәткәрләре оештырды. Чарада социаль хезмәт алучы 150дән артык гаилә катнашты. Кунакларны буйлы курчаклар каршы алды, алар уеннар һәм конкурслар, эстафеталар һәм флешмоблар үткәрделәр.
Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр янына кунакка бәйрәм уңаеннан педагогика көллияте студентлары килде. Алар балаларны театраль тамаша белән сөендерделәр, аның барышында аларга үз-үзеңне тоту һәм өлкәннәр белән аралашуның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Бу көннәрдә Питрәч районының «Шатлык» социаль приюты балалары янына әкият персонажлары килделәр. Алар белән бергә тәрбияләнүчеләр шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, эстафеталарда һәм конкурсларда катнаштылар. Шулай ук балалар өчен тәм-томнар буфеты ачылды: табышмаклар конкурсларында һәм спорт ярышларында катнашып, балалар татлы призлар алдылар.
Менделеевск районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Л. Ю. Стахеева «Форпост» үзәге белгече Н. А. Маснавиева белән берлектә социаль хезмәт алучы балалар өчен күңелле эстафета үткәрделәр. Әлеге чарада 12 бала катнашты.
Баулы районында бәйрәм чарасын «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм 2 нче мәктәпнең «Җиңү волонтерлары» иреклеләр хәрәкәте отряды уздырды. Социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар уеннарда, гадәти булмаган эстафеталарда катнаштылар. Һәркем шар һәм татлы бүләк алды.
Балаларны яклау көнендә тагын бер популяр чара – балалар Сабантуе. Нурлат, Кайбыч, Югары Ослан районнарының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә бәйрәмне шулай билгеләп үттеләр.
1 июнь көнне Казанның Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә арт-дәрес үткәрелде, Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында күңелле стартлар узды. Ә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар эстафеталарда, конкурсларда катнаштылар, иганәче «Супер Такси» оешмасыннан бүләкләр алдылар.
Зәй муниципаль районында ведомствоара чаралар программасы оештырылды. Аларда «Шатлык» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары катнашты. Балаларга конкурслар, сабын куыклары һәм мультипликацион фильм күрсәтү белән күңел ачу программасын гына тәкъдим итмәделәр. «Застава» хәрби-спорт патриотик клубы вәкилләре балаларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, гражданлык һәм патриотлык тәрбияләүгә юнәлдерелгән чыгыш та күрсәттеләр.
Бөгелмә районында «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләргә кунакка гадәттәгечә байкерлар һәм «ДоброДОМ» волонтерлар хәрәкәте вәкилләре килгән иде. Шулай ук Бөгелмә шәһәр прокуратурасы коллективы тәрбияләнүчеләргә кинотеатрга бару өчен билетлар бүләк итте.
Моннан тыш, яшүсмерләр «Әкият иле» күңел ачу үзәге оештырган рәсемнәр конкурсында призлы урыннар яуладылар һәм кием алу өчен сертификатлар алдылар.