Тимурчылар өлкәннәргә булыша

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Сезнең белән горурланабыз» дигән акция уздырдылар. Тимурчылар отрядында катнашучы бала белән бергә алар өйдә социаль хезмәтләр алучы тыл хезмәтчәне Домна Филипповнага бардылар.

Тимурчы фатирны җыештыруда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтте һәм бик теләп өлкән кешенең хатирәләрен тыңлады. Домна Филипповна сугыш һәм сугыштан соңгы ач еллар турында сөйләде, яшүсмер чагында колхозда эшләгәнен искә төшерде.

Мондый очрашулар һәм аралашу өлкән буын өчен дә, яшьләр өчен дә бик мөһим. Өлкәннәр шулай итеп аралашу рәхәте алса, яшьләр узган көннәрдәге вакыйгалар турында беләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International