«Өмет утравы» үзәге медицина учреждениеләренә 1,3 меңнән артык гражданны илтергә планлаштыра

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

«Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 65 яшьтән өлкәнрәк затларны районның медицина оешмаларына китерүне оештыра.

Бүгенге көндә медицина учреждениеләренә авыл җирлегендә яшәүче 349 граждан китерелгән инде. 2021 елда «Демография» илкүләм проекты чаралары белән барлыгы 1 347 кешене колачларга планлаштыралар.

Бу юнәлештә эш фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр тарафыннан алып барыла. Медицина оешмаларына чыкканда, барлык гражданнарны җыелу урыны һәм вакыты турында алдан ук кисәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International