«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр «Бигеш» аэропортында булып кайттылар

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Н. В. Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортында һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булдылар.

Балалар «Nordwind» авиакомпаниясе экипажы белән очраштылар, пассажирлар йөртүне оештыру хезмәте, очышларны янгынга каршы һәм авария-коткару ягыннан тәэмин итү хезмәте эше белән таныштылар, самолетларның очышын күзәттеләр, янгын сүндерүченең махсус киемен киеп карадылар, бортта бирелә торган ризыкны татып карадылар һәм истәлекле фотолар ясадылар.

Экскурсия ярдәмендә балалар аэропорт эше, пилот һәм янгын сүндерүче һөнәре турында белемнәрен киңәйттеләр, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International