Балтач районында өлкәннәрне медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында республиканың Балтач районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә. Чаралар «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан, үзәк район хастаханәсе белән берлектә үткәрелә.

Көн саен махсуслаштырылган автотранспортта авыл халкын үзәк район хастаханәсенә, Чепья, Кариле, Яңгул табиблык амбулаторияләренә китерәләр, анда алар профилактик тикшерүләр, диспансерлаштыру уза, шулай ук авыруларны иртә ачыклауга юнәлтелгән өстәмә тикшеренүләр узалар.

Чаралар график буенча башкарыла. Юлда өлкән яшьтәге гражданнарны социаль хезмәткәрләр озата бара, ә хастаханәдә шәфкать туташлары һәм табиблар каршы ала. Авыл халкы белгечләргә җайга салынган эшләре өчен гел рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International