Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр компьютер үзләштерәләр

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Компьютер технологияләре тормышыбызның алыштыргысыз өлешенә әйләнде. Социаль һәм дәүләт хезмәтләренең төрле сервислары бүген Интернет аша эшли, шуңа күрә компьютерда эшләү күнекмәләренә өйрәтү тагын да актуальләшә бара.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 5 ел дәвамында тормышка ашырыла торган «Интернет-долголетие» социаль программасы кысаларында 22 социаль хезмәт алучы компьютер грамоталылыгына өйрәнгән.

Укыту программасы теоретик һәм практик дәресләрдән тора. Алар атнага бер тапкыр, ел дәвамында уза. Дәресләрдә социаль хезмәт алучылар бик теләп компьютер белән эшләү күнекмәләрен үзләштерәләр, дәүләт хезмәтләре порталында эшләү һәм социаль челтәрләрдә аралашу үзенчәлекләре турында беләләр.

Компьютер грамоталылыгына өйрәтү социаль хезмәт алучыларны социальләштерүгә ярдәм итә, аларның танып-белү активлыгын стимуллаштыра һәм мәгълүмати компетентлыкны арттыра.

Тулы укыту курсын узганнан соң, интернат-йорт карамагындагылар дәүләт хезмәтләре порталыннан ирекле файдалана, төрле оешмаларга һәм учреждениеләргә электрон гаризалар бирә, сораштыруларда һәм тавыш бирүдә катнаша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International