Әгерҗе районында хәйрияче балалар өчен бәйрәм оештырды

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь көнне Әгерҗе шәһәренең «Космодром» балалар күңел ачу үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Аны «МирСтрой» ҖЧҖ җитәкчесе Ибраһимов Али Шамил улы оештырды. Бәйрәмне үткәрүдә «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ярдәм күрсәтте.

Чарага социаль хезмәт алучыларның 30га якын баласы чакырылган иде. Алар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнадылар, батутта сикерделәр, карусельләрдә атындылар, әкият персонажлары белән эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм балаларга бик күп уңай тәэсирләр һәм яңа танышулар бүләк итте.

Һәр катнашучы призлар һәм татлы бүләкләр алды. Шулай ук кечкенә кунаклар өчен бәйрәм табыны оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International