Казанда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр өчен хәйрия акциясе уздырдылар

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Яңа Савин районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр өчен хәйрия акциясе уздырдылар. Чара «Планета одежды и обуви» сәүдә челтәре белән берлектә оештырылды.

Акция кысаларында 10 гаилә кирәкле кием-салым һәм аяк киеме алу мөмкинлегенә ия булды. Шулай ук балалар «Итле» стейк-кафесыннан тәмле бүләкләр алдылар.

Шулай ук Халыкара балаларны яклау көне кысаларында бүлекчә белгечләре интерактив чара да үткәрделәр. Балалар бик теләп конкурс-уен программасында, викторинада катнаштылар, җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International