Бөгелмә яшүсмерләре балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән аралаштылар

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Бөгелмә районының «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балалар өчен балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Екатерина Карпова белән очрашу оештырылды.

Инспектор катнашучыларга террорчылыкның асылын аңлатты, Россиядә һәм тулаем дөньяда террорчылык проблемасын яктыртты, яшүсмерләрне теракт шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Екатерина Карпова балаларга шикле әйберләргә тап булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты, шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләренә аерым тукталды.

Чараны дәвам итеп, социаль эш буенча белгеч Динара Хәйретдинова балалар белән җәйге каникуллар вакытында үз-үзеңне тоту турында әңгәмә үткәрде. Чарада катнашучыларга тематик буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International