Түбән Камада вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

16 майда Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узачак. Биредә шәһәрнең эшсез гражданнары белән рәттән теләге булган һәркем катнаша ала. Бу көнне аларга төрле эшче һөнәрләр-белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъм итәчәкләр.

Чара иртәнге сәгать 10да башлана.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International