Социаль эш буенча белгечләр балаларны толерант булырга өйрәтәләр

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Альбина Титова һәм Елена Крутякова тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрделәр. Чарада социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.

«Преодоление» клубы эше кысаларында яшүсмерләргә аңлаешлы формада толерантлыкның нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр, аларны кешеләр арасында булган аермаларны хөрмәт итәргә һәм кабул итәргә, шулай ук әйләнә-тирәдәгеләргә түзем булырга өйрәттеләр.

Шулай ук дәрестә катнашучыларга тематик презентация күрсәтелде. Үз-үзеңне ихтирамлы тоту турында дөрес күзаллауны формалаштыру максатыннан белгечләр яшүсмерләр белән берничә күнегү үткәрделәр.

Ахырда балаларга «Толерантлык – тынычлыкка юл», «Толерантлык белешмәсе» буклетлары, шулай ук татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International