Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Чаллы икмәге» сәүдә йортыннан кунаклар булып китте. Кызыклы персонаж профессор Открывашкин белән бергә алар балалар өчен танып-белү фәнни шоу үткәрделәр.
Алып баручы җитәкчелегендә балалар криотуңдырма һәм сыек азот ярдәмендә лимонад ясау буенча интерактив мастер-класста катнаштылар, төрле фәнни технологияләр ярдәмендә шарлар һәм пакетлар кабартуда үз көчләрен сынап карадылар. Балаларга уен формасында фәнни тәҗрибәләр күрсәтелде, алар балаларны физика һәм химия законнары белән таныштырды. Үткәрелгән чара фәннең күңелле һәм кызыклы булырга мөмкин булуын раслады.