«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре күңелле стартларда катнаштылар

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында спорт чарасы узды. Физик культура белән кызыксынуны үстерү, сәламәтлекне ныгыту максатыннан, көндезге бүлек социаль хезмәт алучылары өчен күңелле стартлар оештырдылар.

Разминкадан соң катнашучылар уен кагыйдәләре белән таныштылар, ике командага бүленделәр һәм капитаннарны сайладылар. Аннан соң эстафеталар башланды. Барлык күнегүләр тернәкләнүчеләрнең организмнарының индивидуаль мөмкинлекләрен һәм аларның яшен исәпкә алып сайланган иде.

Спорт чарасында барлыгы алты кеше катнашты. Күңелле стартлардан соң аларның кәефләре генә түгел, хәлләре дә яхшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International