«Шәфкать» үзәгендә тәрбияләнүче кыз талантлар конкурсында III дәрәҗә лауреат булды

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

28-29 май көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында инвалид балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм әлеге категория кешеләр белән эшләүче педагоглар арасында «Мин булдырам! Чикләрсез иҗат» бөтенроссия талантлар һәм иҗат бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Конкурсның максаты – дәүләтнең аерым кайгыртуына мохтаҗ балаларның иҗади үсеше өчен уңай шартлар тудыру.

Әлеге конкурста Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы Эльвина Әшрабҗанова да катнашты. «Театр иҗаты һәм сәнгатьле уку» номинациясендә ул III дәрәҗә лауреат булды.

Эльвина – иҗади һәм күпкырлы шәхес. Ул бии, «Цветик-семицветик» театр студиясендә уйный, шигырьләр яза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International