1 июньдә бөтен дөньяда Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. Гадәттәгечә, бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым игътибар бирелә.
Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре инде өченче ел рәттән «Күңелле бәйрәм өйгә үзе килә» технологиясен тормышка ашыралар. Ул мөмкинлекләре чикле балаларга юнәлдерелгән.
Кичә белгечләр өйдә социаль хезмәт алучы балалар янына бардылар. Мультипликацион геройлар булып киенеп, алар балаларга хәйриячеләрдән бүләкләр тапшырдылар, гаиләләргә нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләделәр.