Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында «Игелек чемоданы» берләшмәсе волонтерлары Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Машинаны яраткан төсләргә буя» дигән күңел ачу чарасы оештырдылар.
Иганәчелек ярдәмен «Автогаз» газ заправкалары челтәре һәм «Жвук» кибете күрсәтте. Балалар рәхәтләнеп кулларына пумала алдылар һәм машинаны бизәделәр. Алар барысы да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Шулай ук волонтерлар бәйрәм уңаеннан балаларга өстәл уеннары, спорт җиһазлары, уенчыклар һәм иҗат өчен кирәк-яраклар алып килгән иде.