Татарстанлылар мини-футбол буенча бөтенроссия ярышларында көмеш медаль яулады

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

23-30 май көннәрендә Сочи шәһәрендә интеллектуаль тайпылышлары булган затлар өчен мини-футбол буенча «Интеллектуаль тайпылышлары булган затлар спорт федерациясе 2021 ел кубогы» бөтенроссия ярышлары узды.

Татарстан Республикасы командасы составына Казан психоневрология интернаты карамагындагылар – Денис Зартдинов, Павел Шадрин һәм Алексей Гусев та керде. Учреждение тәрбиячеләре җитәкчелегендә алар ел саен мини-футбол буенча бөтенроссия һәм республика турнирларында катнашалар.

Быел Яшел Үзән һәм Алабуга психоневрология интернатларыннан социаль хезмәтләр алучылар белән бергә егетләр Россиянең җиде командасы арасында икенче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International