Тукай районында мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм оештырылды

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

1 июнь көнне Тукай районы Новотроицкое авылының «Кояшлы» паркында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, районның тәрбия эшләре үзәге белән берлектә, мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм оештырдылар.

Күңелле концерт номерлары, милли һәм спорт уеннары, призлар, тәм-томнар – болар барысы да бәйрәмне үзенчәлекле итте. Балалар мастер-классларда актив катнаштылар, курчак театры чыгышын карадылар. Соңыннан коймак һәм пироглар белән чәй эчү оештырылды.

Һәр бала иганәчедән – «Татарстан Республикасының инвалидлар җәмгыяте» район оешмасы исеменнән призлар алды. Шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең территориаль бүлеге һәм «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе дә иганәчелек ярдәме күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International