Бәйрәм уңаеннан «Асылташ» социаль приютына кунаклар килде

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды.

Шулай итеп, приютта тәрбияләнүчеләргә кунакка коммунистлар партиясе вәкилләре килде. Алар балаларны бәйрәм белән котладылар һәм «Бала хокуклары» дигән викторина үткәрделәр.

Шулай ук «Асылташ» приютында яңа уен бүлмәсе ачылды, аны приютка хәйрия нигезендә «Содексо-ЕвроАзия» ҖЧҖ бүләк итте.

Чара зур бәйрәм концерты белән дәвам итте, ата-аналар, кунаклар һәм хәйриячеләр катнашында уку елына йомгак ясалды. Ел дәвамында төрле конкурсларда актив катнашкан балалар грамоталар белән бүләкләнде.

Шулай ук тантаналы шартларда «Салават күпере» сәламәтләндерү лагереның беренче сменасы ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International