Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм узды. Чара Махсус Олимпиаданың 2022 елда узачак Бөтендөнья кышкы уеннары эгидасы астында узды.
Бәйрәмне клоуннар костюмында «Здравушка» белгечләре алып барды. Чара өч станциядә узды. «Спорт» станциясендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе волонтерлары балалар һәм ата-аналар өчен күңелле стартлар үткәрделәр. Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укучылары рәсем ясау мәйданчыгы оештырган иде. «Тылсымлы» станциясендә КФУ волонтерлары фокуслар күрсәттеләр.
Чара Махсус Олимпиадага ярдәм йөзеннән йомгаклау флешмобы белән тәмамланды.