1 нче июнь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Миңсылу Шиһап кызы Бариева үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.
Шушы истәлекле бәйрәм белән юбилярны интернат-йорт директоры вазыйфаларын башкаручы И. Г. Минһаҗева һәм Шәдче авыл җирлеге башлыгы В. В. Шрыков котладылар. Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы А. П. Иванов исеменнән котлау открыткалары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Миңсылу Шиһап кызы кунаклар белән хатирәләре белән уртаклашты, интернат-йорт персоналына кайгыртучанлык һәм җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде.