«Кайгырту» үзәге белгечләре балалар өчен иҗади мастер-класслар үткәрделәр

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Җәйнең беренче көнендә планетабызның иң кечкенә кешеләрен котлыйбыз. 1 июнь көнне Питрәч авылындагы балалар шәһәрчеге территориясендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган балалар Сабантуе узды.

Парк территориясендә өч интерактив иҗади мәйданчык оештырылган иде. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балаларны мастер-класслар белән сөендерделәр. Психолог Лариса Шалимова һәм социаль педагог Валентина Киселева җитәкчелегендә балалар антистресс-уенчыклар, төрле төстәге куллар ясадылар. Ә учреждение белгече Лилия Золина балаларның битләрен аквагримм белән бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International