Яр Чаллыда «Балачак дөньясы» конкурсы призерларын бүләкләделәр

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Балаларны яклау көнендә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Х Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Балачак дөньясы» төбәк рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Конкурсның алыштыргысыз оештыручысы һәм финанс партнеры – депутат Эдуард Фәттахов җитәкчелегендә Пенсия фондының Яр Чаллы шәһәре клиентлар хезмәте. Конкурс социаль яклау идарәсе һәм «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге ярдәме белән үткәрелә.

Елдан-ел конкурсның популярлыгы, катнашучылар саны арта. Быел үз эшләрен 67, 68, 69 нчы коррекцион мәктәпләрдә, «Кояшкай», «Астра» һәм «Умырзая» тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүче 108 бала тәкъдим итте. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар, призлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Эдуард Фәттахов һәр номинантка бүләкләр тапшырды һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләде.

«Игелек чемоданы» берләшмәсе волонтерлары бәйрәм кунаклары өчен костюмлы әкият персонажлары белән уеннар оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International