Республиканың күпчелек моношәһәрләрендә эшсез гражданнар саны кимеде

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 763 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 50 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 2 июненә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 467, 450, 66, 1 223 һәм 216 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Кама Аланы шәһәрендә эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә (+8).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International