Тәтеш интернат-йортында курчак терапиясе кулланалар

2021 елның 28 мае, җомга

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тернәкләндерү эшендә «Курчак терапиясе» технологиясе уңышлы кулланыла. Бу социаль һәм психологик-педагогик коррекцияләүнең нәтиҗәле методы, ул арт-терапия юнәлешләренең берсе булып тора.

Психолог Наталья Самаркинаның чираттагы дәресе «доминантаны күчерү» методы ярдәмендә социаль хезмәт алучыларга коррекцион йогынты ясауны күздә тотты. Интернат-йортта яшәүчеләр, төрле төстәге бәйләү җепләре кулланып, славян гореф-гадәтләре буенча тормышны җайга салырга һәм тискәре күренешләрдән чистарынырга ярдәм итүче курчаклар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International