Түбән Кама яшүсмерләренә наркотик матдәләрнең зыяны турында сөйләделәр

2021 елның 28 мае, җомга

«Наркотикларсыз тормыш» Республика наркотикларга каршы айлыгын үткәрү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова 26 нчы май көнне 16 нчы социаль участокта «Без тормышны сайлыйбыз» дигән акция үткәрде. Аның максаты балаларның наркотиклар һәм наркотикларга бәйлелек турында белемнәрен арттыру, үз сәламәтлегеңә карата уңай мөнәсәбәтне ныгыту иде.

Акциядә 15 бала катнашты. Чара башында белгеч балигъ булмаганнар белән сәламәт яшәү рәвеше, зарарлы матдәләрнең, шул исәптән наркотик матдәләрнең организмга йогынтысы турында әңгәмә корды. Аннан соң балалар викторинада катнаштылар, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен һәр көн ясый торган үзләренең яраткан шөгыльләре һәм күнегүләре турында сөйләделәр.

Чара балаларның сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен тикшерергә һәм аларның наркомания проблемасына мөнәсәбәтләрен ачыкларга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International